16+

Бөек Ватан сугышы ветераннары яки аларның тол хатыннарына ел саен 75 мең сум түләргә тәкъдим ителгән

ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ел саен 75 мең сум күләмендә акча түләү тәкъдим ителә торган закон проектын керткән. Ул Җиңү көне уңаеннан түләнәчәк.

ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ел саен 75 мең сум күләмендә акча түләү тәкъдим ителә торган закон проектын керткән. Ул Җиңү көне уңаеннан түләнәчәк.

Канун проекты белән 5-ФЗ номерлы  «Ветераннар турында»гы Федераль канунның 14, 15, 17, 18 һәм 21 маддәләренә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Шул рәвешле, гражданнарның күрсәтелгән категорияләренә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә ел саен 75 мең сум күләмендә акчалата түләү бирү күздә тотыла.

Аерым алганда, ЛДПР депутатлары Бөек Ватан сугышы инвалидларына, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына ярдәм чарасын таратырга тәкъдим итә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading