16+

Дәүләт Думасына сайлаулар күчерелә?

Юк,  юк. Бу ялган мәгълүмат

Юк,  юк. Бу ялган мәгълүмат

Коронавирус вазгыяте аркасында Россия Дәүләт Думасына сайлауларны күчерү турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде.

Элегрәк  массакүләм мәгълүмат чараларында РФ Хөкүмәте сентябрь сайлауларын илдәге катлаулы эпидемиология вазгыяте белән бәйле рәвештә соңрак вакытка күчерү вариантын карый, дигән мәгълүмат барлыкка килгән иде.

«Боларның барысын да инде ун тапкыр кире кактык. Юк,  юк. Бу ялган мәгълүмат», — дип китерә РИА Новости дәүләт башлыгы матбугат секретаре сүзләрен.

Элегрәк, 17 июньдә, Россия Президенты Владимир Путин «Яңа чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны билгеләү турында»гы указга кул куйды.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading