16+

Дәүләт Думасында балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тыю проекты хупланды

Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тыю турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тыю турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Сишәмбе көнне Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тыю турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бәйлелек китереп чыгаручы химик тәмләткечләрнең, шул исәптән никотинсыз матдәләр әйләнешен тыюны, шулай ук кибетләрдә вейпларны ачыктан-ачык сатуны һәм аларга ташламалар булдыруны тыюны күздә тота.

Канун проектын Дума спикеры Вячеслав Володин җитәкчелегендәге барлык фракция депутатлары керткән. 
Бер үк вакытта балигъ булмаганнарга вейплар, шул исәптән никотинсыз матдәләрне ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, дистанцион ысул белән, автоматлар ярдәмендә сату белән бәйле үзгәрешләр кертелә.


Вейпларны ваклап сату кибетләрендә генә сатарга мөмкин булачак, әмма балаларга мондый продукция турында мәгълүмат җиткерелүен чикләү максатыннан аларны ачыктан-ачык күрсәтү һәм кибет киштәләренә кую чикләнә. Вейпларны сатуда ташламалар куллану рөхсәт ителми. Ә мондый төр продукция рекламасында вейпны куллану процессын күрсәтү катгый тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading