16+

Дәүләт Советына яңа сайланган депутатлар исемлеге билгеле

Алар парламентның ике комитетында эшләячәк.

Алар парламентның ике комитетында эшләячәк.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында парламентка яңа сайланган депутатлар исемнәрен атадылар. Болар Дмитрий Анисимов һәм Рима Мөхәммәтшина.

“Дмитрий Анисимов Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетына, Рима Мөхәммәтшина Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына керәчәк”, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, 11 сентябрь көнне ике сайлау округлары буенча Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды. Ибраһимов исемендәге 7 нче номерлы сайлау округы буенча Рима Мөхәммәтшина, Пионер бер мандатлы сайлау округы буенча Дмитрий Анисимов җиңү яулады. Алар Дәүләт Советына Думага киткән Илья Вольфсон һәм Марат Нуриев урынына сайланды. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading