16+

Дмитрий Песковның улы махсус хәрби операциядә катнаша

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков улы Николайның Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашуын раслады.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков улы Николайның Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашуын раслады.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзер ул шундый карар кабул итте. Ул инде буй җиткән кеше. Әйе, улым чыннан да махсус хәрби операциядә катнашты», - дип өстәде ул.

Әмма РФ Президентының матбугат секретаре тагын да төгәлрәк сорауларга – аның улы чыннан да «Вагнер»да хезмәт иткәнме һәм ни өчен РФ Кораллы көчләрен түгел, ә шәхси хәрби компанияне сайлаган – җавап бирмәде.

Искәртеп узабыз, Песковның улы махсус хәрби операциядә катнашуы турында беренче тапкыр «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, ул бер бүлекчәдә рядовой артиллерист булган, чит фамилия белән хезмәт иткән, дип яза «Татар-информ».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading