Федерация Советы әгъзасы Сергей Цеков шул сорауга җавап бирде.
“Республикалар нормаль үсәр өчен мөмкинлек алачак. Аларның икътисади потенциалы бик зур. Алар үзләрен үзләре тәэмин итәрлек акча эшләячәк. Шул ук вакытта, үз тарихларын да саклап калалар”, - дигән Федерация Советы әгъзасы Сергей Цеков “Известия”гә.
Билгеле булганча, 2014 елдан алып, Луганск һәм Донецк республикалары Украинаның хәзерге хакимиятен танымады. Россия Президенты Владимир Путин ЛНР белән ДНРның бәйсез республикалар булуын таныды һәм аларның җитәкчеләре белән дуслык, хезмәттәшлек хакында килешү имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар