16+

Дөньядагы иң пычрак кеше үлгән

95 нче яшендә дөньядагы иң пычрак кеше буларак танылган Иран кешесе Аму Хаджи вафат булган.

95 нче яшендә дөньядагы иң пычрак кеше буларак танылган Иран кешесе Аму Хаджи вафат булган.

Юынырга яратмавы белән ул хәтта Гиннесс рекордлар китабына да эләккән. Гомеренең соңгы 63 елында Аму Хаджи бөтенләй юынмаган.
Аның уенча, юыну сәламәтлеккә зыян китерә икән. Ул юынмыйча гына калмыйча, тырнакларын һәм чәчләрен дә кистермәгән. Сакалы артык озынаеп киткәч, ул аннан ут ярдәмендә котылган, ә озын тырнакларын ташка ышкып кыскарткан.
Берничә ай элек Фарс провинциясе халкы аны ниһаять юынырга күндергән. Шуннан соң Аму Хаджи авырып киткән, диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading