16+

Дөньяның иң начар аэропортлары билгеле булды

Кувейт халыкара аэропорты, дөньяның иң начар аэропортлары рейтингында беренче урында. Исемлек, рейслар тоткарланганда компенсация түләүче AirHelp компаниясенең пассажирларны сораштыруы нигезендә төзелгән, - дип хәбәр итә "Татар-информ" РИА Новостига сылтама белән.

Исемлектә икенче урынны Лондон шәһәренең Гатвик аэропорты, өченче урынны Манчестер алган. Шунысы игътибарга лаек, исемлеккә барлыгы дүрт Британия аэропорты кергән.

Антирейтинг унлыгына шулай ук, Американың Ньюарк, Индиядәге Мумбаи, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Дубай, Бангкоктагы Суварнабхуми халыкара аэропорты һәм Индиянең Дели аэропортлары кергән.

Моннан тыш, компания иң яхшы аэропортлар рейтингын да төзегән. Иң күп уңай бәяләмәләрне Сингапурдагы Чанги аэропорты алган. Икенче урында Германиянең Мюнхен аэропорты, өченче урында Гонконг аэропорты. Мәскәүнең Шереметьево аэропорты шулай ук бу исемлеккә кергән, ул 23 урында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading