16+

Доллар бәясе 2018 елда 2015 елгы дәрәҗәгә төшәчәк

Аналитик Иван Карякин "Российская газета"га быелгысы елда рубль һәм доллар үсешенең ничек буласы турында тәфсилләп сөйләгән.

Доллар бәясе 2018 елда 2015 елгы дәрәҗәгә төшәчәк

Аналитик Иван Карякин "Российская газета"га быелгысы елда рубль һәм доллар үсешенең ничек буласы турында тәфсилләп сөйләгән.

Аның әйтүенчә, 2017 ел алдагы ике-өч ел белән чагыштырганда күпкә тынычрак булган. Узган елда доллар бәясе 61,30-55,73 сум тирәсендә тирбәлде. Иң тотрыклы чор дип аналитик сентябрь-октябрьне атый, ул вакыт аралыгында доллар 57-58,50 сумны тәшкил итә.


2018 елда да милли валюта курсы узган елгы кебек булачак дип фаразлый Иван Карякин. Санкцияләрнең Россиянең икътисад үсешенә азмы-күпме тискәре йогынты ясавы ихтимал анысы. Ләкин Россиянең гамәлдәге санкцияләргә җайлашуын һәм тыюларны куркыныч янау дип түгел, ә киресенчә, үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булдыру дип кабул итүен исәпкә алганда, борчылырлык урын юк, ди ул.  Россиянең икътисади үсешенә һәм рубльнең тотрыклылыгына нефть бәясенең йогынтысы зур булуын яшерми. Ләкин узган 2017 елның икенче яртысындагы нефть базарындыгы вәзгыятьне истә тотып, бу нисбәттә дә борчылырга кирәкмәвен әйтә. 


Аның әйтүе буенча, быелгы җәйдә узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына бик күп туристлар килү сәбәпле, доллар бәясенең 51-52 сумга төшүе ихтимал. Үзәк Банк мәгълүматларына караганда, соңгы тапкыр доллар 2015 елның 28 маенда 51 сумны тәшкил иткән.

Фото kommersant.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading