16+

Дүрт балалы гаилә яшәгән йорт тулысынча янып беткән

Янгын хәбәр итү сигналы ярдәмендә Татарстанда күп балалы гаилә һәлакәттән котылган.

Дүрт балалы гаилә яшәгән йорт тулысынча янып беткән

Янгын хәбәр итү сигналы ярдәмендә Татарстанда күп балалы гаилә һәлакәттән котылган.

Татарстанда күп балалы гаилә янгын чыгу сигналы җиткергән прибор ярдәмендә һәлакәттән котылып калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сәгать өчтә республиканың Питрәч районы Колкомерка авылында Амбар урамында күп балалы гаилә – әти-әниләре һәм дүрт бала, аларнаң берсе - инвалид, яшәгән йорт янган.

Төтен чыга башлагач, көчле сигнал өйдәгеләрне уяткан. Шулай алар һәлакәттән котылып кала алган.

Янгын сүндерүчеләр 18 минуттан соң урынга килеп җиткән.

Ут капкан йортны һәм ишегалды корылмаларын сүндерү өчен бер сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Янгынның гомуми мәйданы 147 квадрат метр тәшкил иткән.

Башлангыч фаразлар буенча, ут электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан.

Өйсез калган гаилә әлегә Колкомерка авылындагы туганнарында яшиячәк. Йорт һәм каралты-кура корылмалары иминиятләштерелгән булган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләне һәлакәттән коткарган янгын хәбәр итү дүрт приборы йортта узган елның җәендә Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча социаль программа кысаларында урнаштырылган иде.


Фото: ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading