16+

Дүрт елда Татарстанда 46 язучы вафат булган

Бу минутларда өч мәйданда Язучылар берлеге съезды уза.

Бу минутларда өч мәйданда Язучылар берлеге съезды уза.

Бүген Казанда, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Язучылар берлегенең XIX съезды уза. Дүрт елга бер тапкыр үткәрелә. Пандемия таләпләрен исәпкә алып, съезд быел берүк вакытта өч урында үткәрелә: Казан, Чаллы һәм Әлмәт. Соңгы икесендәге делегатлар башкалага интернет платформа аша тоташты.
"Съезд өч мәйданчыкта эшләсә дә, бер сулышта уза. 231 язучыбыз мандат алды — кворум бар", - дип игълан итте Берлек рәисе Данил Салихов.
Ике корылтай арасында Татарстанда 46 язучы вафат булган. Корылтайда катнашучылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X