16+

Дүрт көнлек эш атнасына күчәбез?!

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы тәкъдимне өйрәнергә әзер.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы тәкъдимне өйрәнергә әзер.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Антон Котяковка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, министрлык ведомствога килгән барлык инициативаларны да тикшерә. «Дүрт көнлек эш атнасына күчү турында тәкъдим килсә, аның хакында фикер алышачакбыз. Әгәр социаль партнер шундый инициатива белән чыга икән, без аны кире кага алмыйбыз», - дип белдерде Котяков.

Министр тәкъдимнең үзен шәрехләүне кирәк дип тапмады. Ул билгеләп үткәнчә, инициативаны карарга әзер булу ведомство аның белән «потенциаль рәвештә килешә» дигән сүз түгел әле. 

Кызык, әлеге мәсьәлә турында ил президенты Владимир Путин нәрсә уйлый икән?

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading