16+

Дүрт яшьлек кызны душ кабинасында ток сугып үтергән

Кызның әнисе шулай ук зыян күргән, әмма исән калган.

Кызның әнисе шулай ук зыян күргән, әмма исән калган.

Кызчык, башлангыч версия буенча, ток сугудан һәлак булган.
Волгоградның Ворошилов районында дүрт яшьлек кызчыкны ток сугып үтергән.

Волгоградта Ворошилов районының шәхси секторында дүрт яшьлек кыз һәлак булган. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, бала әнисе белән бергә душта юынган.
- Беренчел мәгълүматлар буенча, кече яшьтәге баланың үлем сәбәбе-электр тогы сугу, - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында. - Коенган вакытта була бу һәлакәт. Душ кабинасына су җылыткыч казан тоташтырылган. Фаҗига сәбәбе бу электр приборының төзексезлеге яки аның дөрес эксплуатацияләнмәве булырга мөмкин.
Фаҗига Валдай урамындагы шәхси йортта була. Урынга медиклар бригадасы оператив рәвештә килеп җитә, әмма кызны алар коткарып кала алмыйлар. Тикшерү үткәрелә.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading