16+

Дүрт яшьлек малай фонтанда уйнаганда, әнисе күз алдында үлгән

Табиблар малайга 8 сәгать рәттән операция ясаган.

Табиблар малайга 8 сәгать рәттән операция ясаган.

Шушы көннәрдә Днепр шәһәре фонтаннарының берсендә коточкыч хәл килеп чыккан. Биредә бер малай фонтанда уйнаганнан соң вафат була. Бактың исә, фонтан буйлап йөгереп йөргәндә дүрт яшьлек малайның аягы таеп китә дә, ул тимер торба өстенә егыла. Бу вакытта әнисе аннан ерак түгел була.
Торба туры эчәккә килеп кергән һәм сабыйның юан һәм нечкә эчәклегенә нык зыян китергән.

Авыр хәлдәге баланы балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. 8 сәгать буе табиблар малайга операция ясаганнар, ләкин коткарып кала алмаганнар, бала үлгән.
Хәзер булган хәл буенча тикшерү башланган. Бер яктан, фонтаннар янында су коену һәм фонтан чашасында уйнау тыелган, дигән кисәтү язулары булмаган.
- Фонтаннар кешеләр коену өчен исәпләнмәгән һәм каралмаган. Чөнки технологик үзенчәлек. Фонтан касәсендә металл насадкалар урнашкан, анда да электр яктырткычлары бар. Болар барысы да куркыныч янавы турында сөйли, - дип сөйләгән журналистларга Днепр шәһәр советының архитектура-төзелеш идарәсе директоры Алексей Прохоров.

Ә икенче яктан әнисе баланы караучысыз калдырган, хәзер аңа үз бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Шәһәр администрациясе фонтанда коенырга теләүчеләр өчен штраф салырга ниятли, дип хәбәр итә ВКонтактедагы паблик.

16+
Фото: социаль челтәрләр һәм http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading