16+

Дүрт яшьлек малайны машина тәрәзәсе кысып үтерә

Баланың ата-анасын һәм башка шаһитларны сораштыралар.

Дүрт яшьлек малайны машина тәрәзәсе кысып үтерә

Баланың ата-анасын һәм башка шаһитларны сораштыралар.

Башкортстанда дүрт яшьлек бала үлгән. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең сәбәпләре ачыклый. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига 23 майда Дуван районында була. Бу көнне 4 яшьлек малай нәни сеңлесе белән уйнап йөри. Балалар әбиләренең өе каршында урамда була. Бер мизгелдә малай әтисенең машинасына кереп утыра. Ул алдагы пассажир урындыгына менә. Аннары малай башын тәрәзәдән урамга таба чыгара. Шул чакта тәрәзә күтәрелә башлый. Малайның муены тәрәзә пыяласы белән арка арасына кысылып кала. Бала имгәнә һәм соңрак үлә.

Тикшерүчеләр фаҗига урынын караган, судмедэкспертиза билгеләнгән. Баланың ата-анасын һәм башка шаһитларны сораштыралар. Бу гаиләнең яшәү шартларын өйрәнәләр, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә.

«Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе 4 яшьлек бала үлеме буенча тикшерү эшләрен башкара. Тикшерү барышын республиканың тикшерү идарәсе контрольдә тота», — дип сөйләгәннәр ведомствода

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading