16+

Дәрвишләр бистәсендә яңа фонтан калкып чыкты

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңарган Сәет Галиев Мәдәният йорты мәйданында матур фонтан калкып чыкты.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңарган Сәет Галиев Мәдәният йорты мәйданында матур фонтан калкып чыкты.

Ремонт эшләре җәй көне башланып киткән иде. 8 мең квадрат метрга якын мәйданда җәяүлеләр өчен юллар салынган, шәһәр диваны, эскәмияләр, чүп савытлары, юл билгеләре урнаштырылган. Монда яшелләндерүгә дә зур игътибар бирелгән. Паркның йөзек кашы булып торучы гранит белән тышланган, насос станциясе алыштырылган фонтан шәһәрлеләр күңеленә аеруча хуш килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading