16+

Дубайда балалар арасында Тукай шигырьләрен сөйләү буенча бәйге башлап җибәрделәр (ВИДЕО)

Дубайда яшәүче эшмәкәр якташыбыз Исмәгыйль Шәнгәрәев белән арсмспорт буенча дөнья чемпионнары - Чаллы егетләре Руслан, Рузалин һәм Рим Хамидуллиннар балалар өчен бәйге игълан итте.

Дубайда яшәүче эшмәкәр якташыбыз Исмәгыйль Шәнгәрәев белән арсмспорт буенча дөнья чемпионнары - Чаллы егетләре Руслан, Рузалин һәм Рим Хамидуллиннар балалар өчен бәйге игълан итте.

Әлеге хәйрия бәйгесендә 12 яшъкә кадәр булган балалар катнаша ала. Ә шарты исә бик гади - Габдулла Тукайның берәр шигырен сәнгатьле итеп сөйләгәнеңне видеога яздырып #татарбэйгесе хештегы белән үзеңнең в контактедагы битеңә куярга кирәк.

Җиңүчене акчалата бүләк көтә.

Тулырак: https://vk.com/tatarcompetition?w=wall-123213045_3%2Fall


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading