20 декабрь көнне Түбән Тагил шәһәрендә Елизавета Малчинникованы үтерүдә гаепләнүче 21 яшьлек Алексей Малышенко өчен чик кую чарасын сайлаячаклар.
Тикшерү версиясе буенча, дүрт бала әнисе 19 декабрьгә каршы төндә пычак белән яралаудан һәлак булган.
Булган хәлдән соң Алексей кеше үтерүе турында үзенең туганнарына хәбәр итә һәм полициягә килә. Аңа «үтерү» маддәсе буенча гаепләү җбелдерелгән. Үз хатынының җанын кыйган вәхшигә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Хатынның дус кызлары сүзләренчә, Елизавета Алексей белән өченче баласы тугач һәм беренче гражданлык ире белән аерылганнан соң яши башлаган. 2023 елда парның кызы туган, шул ук вакытта яшь әни берьюлы дүрт бала тәрбияләү белән шөгыльләнгән.
Ачыкланганча, Елизавета еш кына кыйнаулардан зарланган. Ә берничә ай элек Алексей шешә кисәге белән аның битен кискән. Кызның йөзендә зур яра эзе калган.
«Акча бирүдән баш тартканга, гел кыйнап торган ул аны. Моңа кадәр кыйналган эзләр төшерелгән фотоларын да күрсәтә иде ул. Менә хәзер ике кызы һәм ике улы әнисез калды. Олысы быел гына мәктәпкә укырга керде,-дип сөйләгән «Комсомольская Правда-Екатеринбург» басмасына Елизаветаның дусты. Дус кызлары гаиләгә җирләүдә ярдәм итү өчен акча җыю оештырганнар.
– Синең бу дөньяда юклыгыңа ышанып та булмый. Син бик көчле кыз идең, бик авыр шартларда яшәдең. 4 бала үстергән булсаң, синең көчеңә мужик көнләшер иде. Син яхшы киңәшләр бирдең, барысына да ярдәм иттең. Син бу тормышта Кояш нуры идең. Сиңа йомшак болытлар нуры безнең, - дип язалар социаль челтәрләрдә якыннары.
- Кызым дөньядан китте. Мин кичергән сызлауны тасвирлап булмый. Балачагыбыз, яшьлегебез һәм башланган олы тормышыбыз өчен рәхмәт. Бервакыт без картайгач яшьлек мизгелләрен елмаеп һәм көлеп искә алырбыз дип уйлаган идек, ә ахыр чиктә мин тормышыбызның барлык матур мизгелләре белән ялгыз калдым, алар турында онытмаячакмын. Дүртенче сыйныфтан бирле минем белән булганыгыз өчен рәхмәт. Бергә күпме үткәнебезне сөйләп бирергә бер көн дә җитми. Мин сине чиксез яратам, - дип яза Елизаветаның дусты үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә.
Лизаның тагын бер дусты шулай ук «Комсомольская Правда-Екатеринбург» басмасына 2022 елда Алексейны чираттагы тапкыр хатынын кыйнаган, гариза булуына карамастан, полиция аны тиз арада иреккә җибәргән.
- 2022 елның декабрь азагында минем күз алдымда Елизавета белән Алексей арасында низаг килеп чыкты. Ул кул астына эләккән бөтен нәрсәне Лизага ташлый, аннары кыйный башлады. Полиция чакыргач, алар килгәннәр һәм аны алып киткәннәр. Ләкин аннары тиз генә җибәргәннәр. Икенче тапкыр без 112 номерына шалтыраттык, ул вакытта керү ишеген ваткан иде. Безгә: «Гариза юк, димәк, җинаять эше дә юк», – диделәр. Башка сүзләр белән әйткәндә – «үтергәч, килерсез». Аннары ул еш кына Лизаны үтерү белән янады. Фатирга балкон аша керергә тырышып караганын да беләм.
Суд картотекасы мәгълүматлары буенча, 2024 елның җәендә Алексейны Россия Җинаять Кодексының 116нче "Кыйнаулар" маддәсе буенча хөкем итәргә тиеш булганнар. Зыян күрүче булып Елизавета саналган. Ләкин җинаять эшендәге материалларда хаталар киткән, шуңа эшне караудан баш тартканнар. Суд карары август белән даталанган. Дүрт айдан соң Елизавета Малчинникова һәлак була.
19 декабрь кичендә тикшерү рәсми версияне игълан итә- Елизавета Алексейдан телевизор тавышын киметүен сорый. Ир кеше кызып киткән һәм хатынын пычак белән кадап үтергән. Малышенко катнашында инде тикшерү эксперименты узган.
- Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының җирле идарәсе кылынган җинаятьнең барлык шартларын ачыклауга, дәлилләү базасын җыюга һәм ныгытуга юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләүне дәвам итә. Берничә суд экспертизасы билгеләнгән, гаепләнүченең күрсәтмәләрен урында тикшерү уздырылган, якын арада аңа карата чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителәчәк, - дип хәбәр иткән Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү Комитетының Тикшерү идарәсендә.
Хокук сакчылары Алексейның инде моңарчы да хөкем ителгән булуын сөйләгән. Яшүсмер чагында ук аны талау һәм урлау өчен тотканнар. Колониядән ул 2020 елда чыккан.
2023 елда Малышенко наркотиклар сату буенча да полициянең күзәтү кырына эләгә.
- Ул вакытта аңа мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән иде,-дип өстәде өлкәнең полиция идарәсе матбугат сәркатибе Валерий Горелых. Хәер, күргәнебезчә, бу сабак аңа файда китермәгән, һәм хәзер ул тагы да авыррак җинаятьтә гаепләнә.
Комментарийлар