16+

Джамарның дабл-даблы УНИКСка җиңү китерде

Узган якшәмбедә Казанның «УНИКС» баскетбол командасы ВТБ Бердәм лигасы чемпионатында Саратовның «Автодор»ы белән очрашты.

Узган якшәмбедә Казанның «УНИКС» баскетбол командасы ВТБ Бердәм лигасы чемпионатында Саратовның «Автодор»ы белән очрашты.

Казанлылар бу очрашуда 111:95 исәбе белән җиңүгә иреште, иң күп очконы Джамар Смит җыйды. Аның бу уендагы дабл-даблы (ике санлы күрсәткечләр) – 27 туп һәм 11 пас.
Хәзер Казан баскетболчылары, 25 уенда 45 очко туплап, турнир таблицасында икенче урында бара. Беренчедә – ЦСКА (26 уен, 48 очко), өченчедә – «Химки» (24 уен, 43 очко).
УНИКС чираттагы уенын 28 апрельдә «Зеленая Гура» белән уздырачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading