16+

Дзюдо буенча Европа чемпионатын Казан кабул итә

Озакламый Казан тагын бер дөньякүләм спорт чарасын - дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итә. Дзюдо - Россия Президенты Владимир Путинның да иң яраткан спорт төре, үзе дә аның белән шактый шөгыльләнгән.

Озакламый Казан тагын бер дөньякүләм спорт чарасын - дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итә. Дзюдо - Россия Президенты Владимир Путинның да иң яраткан спорт төре, үзе дә аның белән шактый шөгыльләнгән.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Хөкүмәт йортында дзюдо буенча Европа чемпионатына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Чара 20-24 апрель көннәрендә узачак.
- Әлеге чемпионат быелгы Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына сайлап алу этабы да була. Европа чемпионатын үзендә кабул итүче ил, башкаларга караганда, күбрәк спортчыларны катнаштыра ала. Бу Россия җыелмасының Бразилиягә күбрәк юлламаларга ия булу мөмкинлеген арттыра, - диде Илдар Халиков.

Россия җыелмасында Татарстан вәкиле дә бар. Төрледән-төрле турнирларда җиңү яулаган 20 яшьлек Нияз Билалов Чаллының "Олимпийский" спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләвенчә, ярышларда 40тан артык илдән 400 спортчы катнашуы көтелә. Барлыгы 16 комплект медаль уйнатыла. Ярышлар "Татнефть-Арена" спорт сараенда узачак, чарада 300ләп волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

Чемпионатка билетлар мартта сатуга чыга, бәяләре - 150 сумнан башлап 300 сумга кадәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading