16+

Эчүдән баш тартып, танышын балта белән бәреп үтергән

Җинаять февральнең егермеләре тирәсендә була.

Җинаять февральнең егермеләре тирәсендә була.

Татарстанда яшәүче ир-ат танышын үтереп, мәетне яшереп куйган. Берничә көн узгач, ул җинаяте турында үзе сөйләп бирергә мәҗбүр булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

6 мартта Нурлат шәһәрендә шәхси йорт территориясендә базда 54 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның башын имгәтеп үтергәннәр. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнеп бу йортның 63 яшьлек хуҗасы тоткарланган. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән.

Тикшерү версиясе буенча, җинаять февральнең егермеләре тирәсендә була. 63 яшьлек ир-атның өенә танышы килә, кунак салып утырырга тәкъдим итә. Йорт хуҗасы салудан баш тарта, алар талаша башлыйлар. Шуннан соң хуҗа ир-ат кунакны төртеп ега һәм балта белән башына ике тапкыр суга.

Аннары өй хуҗасы мәетне яшерә. Ул танышының гәүдәсен базга төшереп, киемнәрен чардакка алып менеп куя.

Югалган ир-атны туганнары берничә көн узгач эзли башлый. Алар 63 яшьлек ир-атның өенә килә. Шул чакта туганнарының берсе үтерелгән кешенең телефонына шалтырата. Чардактагы куртка кесәсендә телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Шуннан соң өй хуҗасы үтерүен әйтә һәм гаебен танып күрсәтмәләр бирә.

Аңа карата җинаять эше ачылган, суд карары белән аны сак астына алганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading