16+

Эченә фарш тутырылган ташкабак

Кирәк булачак: -уртача зурлыктагы ташкабак -фарш (тавыкныкы булса яхшырак) -уртача зурлыктагы 2-3 суган -2 кишер -помидор -каймак -сыр -сарымсак (2-3 тырнак) -тәменчә тоз, борыч

1. Вак итеп суган турагыз (иттарткычтан чыгарсагыз да ярый). Кишерне угычтан чыгарыгыз.  
2. Суган, кишер, тоз, борычны фаршка салып яхшылап болгатыгыз.
3. Ташкабакның кабыгын чистартып уртача киңлектә кисегез, эчендәге төшләрен чистартыгыз. 
4. Фаршны ташкабак эченә тутырыгыз. Өстенә бераз сарымсак, түгәрәкләп туралган помидор салыгыз, каймак белән буталган сыр сибеп чыгыгыз. 
5. Ташкабакларны пичтә яки мультиваркада пешереп була. Табаны сыекмай белән майларга онытмагыз. Әзерләү вакыты якынча 30 минут.
 
фото - fordiets.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X