16+

Эдуард Латыйпов туган көнендә уңышка иреште

Татар егете шәхси зачетта беренче медален яулады.

Татар егете шәхси зачетта беренче медален яулады.

Биатлончы милләттәшебез Эдуард Латыйпов Швециядә узган дөнья кубогының соңгы этабында икенче урын алды. Сезонның соңгы ярышында - 15 чакрымга масс-стартта икенче килгән милләттәшебез, барысы да мин теләгәнчә булды, дип белдерде. Әлеге көмеш медаль Самара өлкәсендә туып үскән, бүгенге көндә Башкортстан өчен чыгыш ясаучы татар егетенең Дөнья Кубогында шәхси зачетта беренче зур уңышы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading