16+

"Ефремов - үтерүче"

Танылган актер Михаил Ефремов катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган ирнең тол хатыны актерны үтерүче дип атаган.

Танылган актер Михаил Ефремов катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган ирнең тол хатыны актерны үтерүче дип атаган.

Юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган ирнең тол хатыны судта актерны үтерүче дип санавын белдергән, дип яза ТАСС.

"Мин Ефремовка ничек карыйммы? Ул үтерүче", - дигән Маргарита Захарова Пресненск суды залында. Биредә җинаять эше буенча зыян күрүчеләр күрсәтмә бирәләр.

Ефремовның адвокаты Эльман Пашаев актерның үтерүчеме-юкмы икәнен бары тик суд кына хәл итә ала, дип җавап биргән.

Җинаять эше кысаларында каза күрүчеләр булып юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган Сергей Захаровның тол хатыны, абыйсы һәм ике улы танылган. Шул ук вакытта суд мәрхүмнең граждан хатынын һәм ул эшләгән компанияне зыян күрүче буларак танудан баш тартты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading