16+

Егете кыйнаган кызның әнисенә дә җавап бирергә туры киләчәк

Балтач чигендә урнашкан бер авылда 17 яшьлек бер кыз егете белән кич утырганнан соң, үзләренең урам башында аның машинасыннан төшеп калып, өйләренә таба юл ала.

Балтач чигендә урнашкан бер авылда 17 яшьлек бер кыз егете белән кич утырганнан соң, үзләренең урам башында аның машинасыннан төшеп калып, өйләренә таба юл ала.

- Капка төбендә мине элеккеге егетем көтеп тора иде. Көч кулланып машинасына утыртты да, үзләре янына алып китте. Анда телефонымны тартып алып, муенымдагы алтын муенсамны өзде. Аннары кыйнарга, башымны төяргә тотынды. Шуннан соң мин аңымны югалтканмын. Уянып киткәндә бөтен киемем юеш иде, үзем чишмә янында. Ул начар сүзләр белән кулыма телефонымны тоттырды да, кайтып китте. Ә мин әнигә шалтыратып, ярдәмгә чакырдым, - дигән әлеге кыз бала. Бу егеткә карата бүгенге көндә җинаять эше ачылган. Ләкин шул көнне килгән полиция хезмәткәре бу кызның әнисенә карата да беркетмә төзи, чөнки кызы комендант сәгате вакытында урамда булган, дип хәбәр итә baltaci.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading