16+

Егетләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ

Кама Тамагы районында яшәүче Резедә Әсхәдуллинаның ике улы да 2022 елда хәрбиләр сафына баса.

Кама Тамагы районында яшәүче Резедә Әсхәдуллинаның ике улы да 2022 елда хәрбиләр сафына баса.

Кечесе Айрат мобилизациягә эләкте, ә олысы Артур хәрби хезмәткә контракт төзеде һәм хәзерге вакытта алгы сызыкта хезмәт итә.

Артур һәм Айрат яралану сәбәпле ялда булган иде, икесе дә махсус хәрби операция барышында кылган батырлыклары өчен орденнар белән бүләкләнде.

Резеда апа хәрбиләребезгә көченнән килгәнчә ярдәм итә. Ул Яшел Үзән районы Нурлат бистәсе аша һәр ай саен посылкалар җибәрә. Әле шушы көннәрдә генә безгә ул бөр үтенече белән мөрәҗәгать итте.

– Кече улым Айрат үз хезмәт хакына пилотсыз очкыч (дрон) алган иде. Әмма яу кырында ул юк ителгән. Хәзер яңасын сатып алу өчен ярдәм җыю оештырдык. Кем күпме булдыра ала, шулай ярдәм итсен иде. Тамчыдан күл җыела. Ә ул җайланма егетләребезгә бик кирәк. Моны хәрбиләрнең якыннары бик яхшы аңлый, – дип хәбәр итте безгә Резедә апа.

Ярдәм итү өчен 89677794586 номеры Почта банк, Ак Барс банк карталарына беркетелгән, Резедә Әсхәдуллина исемендә. 89178637561 номеры Ягудина Роза исемендә, Саклык банкы картасына беркетелгән.

Егетләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading