16+

Егетләрне армиягә тирлар ярдәмендә әзерлиячәкләр

Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү һәм корал белән куркынычсыз эшләргә өйрәтү өчен тир төзелеше буенча республика программасы булдырырга тәкъдим итте.

 Бу тәкъдимен ул кичә Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта җиткерде.

-Бик аз процент призывникларның гына ату коралы белән куллана белүен минем күп тапкыр әйткәнем бар. Минемчә, бүгенге көндә яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү һәм корал белән куркынычсыз эшләргә өйрәтү өчен тир төзелеше буенча республика программасын булдырырга кирәк, - ди Дамир Динниулов.

1990 елларга кадәр Татарстанның ДОСААФ структурасында 40тан артык тир эшләгән булса, хәзерге вакытта бары тик ике генә тир, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә эшли.

чыганак - tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X