Дүрт ел дәвамында Казанның "Игелекле куллар" хәйрия складына сигез меңнән артык кеше унике мең кием-салым һәм башка өй кирәк-ярагы китергән.
Әлеге игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз, дип яза Казан мэриясе сайты. Хәйрия склады кием-салым, аяк киеме, балалар инвентаре, көнкүреш техникасы, балалар уенчыклары, озак саклана торган продуктлар, көөнкүреш химиясе, төзелеш материаллары кабул итә.
Әйберләрне эш көннәрендә 10.00-18.00, ә шимбә 10.00-14.00 сәгатьләрдә Калинин урамының 3 нче йортына (керү Тихомирнов урамы ягыннан) китерә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар