16+

Эх, депутат, нишләвең бу?

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Шушы датаны каршылап, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференцияләре сериясе башланды.

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Шушы датаны каршылап, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференцияләре сериясе башланды.

Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов сөйләгәнчә, быелның тугыз аенда җирле үзидарә органнарында 724 тикшерү үткәрелгән. 

– Керемнәр һәм чыгымнар хисапларында, милекне декларацияләүдә 360 хата ачыкланды. Муниципаль органнарның 252 хезмәткәре административ җавапка тартылды, – диде Салават Рәхимов.

Түбән Кама районы башкарма комитетында 2015 елда коррупциягә каршы махсус бүлек оештырылган. 
– Быел дүрт ришвәтчелек очрагы фаш ителде, җирле үзидарәләрнең 16 очракта нормативларны бозганлыгы ачыкланды. Бер хезмәткәргә ришвәтчелеккә бәйле җинаять эше кузгатылды, – диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин. – Казан шәһәре үрнәгендә үзебездә «Ачык Түбән Кама» сайты булдырдык. Һәр хәбәр күз уңына алына, тикшерелә. Күп функцияле үзәкләрне (МФЦ) кулланышка кертәбез. Электрон хезмәт күрсәтү ришвәтчелеккә урын калдырмый.

Казанга якын урнашканлыктан, Питрәч районында җирләр «иң ришвәтле өлкә» икән.
– Җирләр катгый контрольдә. Кишәрлекләр фәкать аукцион аша гына сатыла. Ришвәтчелеккә кагылышлы утырышларда четерекле 26 мәсьәлә тикшерелде. Оешмаларда һәм, әлбәттә, мәктәпләрдә аңлату эшләре алып барыла, район газетасында мәкаләләр бастырыла. Бездә быел ришвәтчелек белән бәйле җинаять эше булмады, –диде Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов.

Халык ышаныч күрсәткән депутатлар да, кызганыч ки, ришвәт «сазлыгына» бата. Салават Рәхимов мисал итеп китергәнчә, Алабуга районында бер депутат йорт сатып җибәргәнен декларациясендә күрсәтергә оныткан. Алабуганың икенче бер депутаты автомобиль сатып алганлыгын оныткан. «Тырнаклар эчендәге онытулар инде болар», – дип бәяләде моны Салават Рәхимов.

– Мин әле район башлыгы булып гыйнвар аеннан гына эшлим. Ришвәтчелеккә каршы профилактика чаралары актив төстә алып барыла. Балык Бистәсе районындагы җирле үзидәрә органнары эшчәнлеге тикшереп торыла. Җирле үзидарә органнарына сайланган 17 депутатның законнарны бозуы фаш ителде. Җирле үзидарәгә сайланган өч депутатның вәкаләте срогыннан алда туктатылды, – диде Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов.
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов әйткәнчә, финанс чыганакларының, шул исәптән үзара салым акчаларының дөрес кулланышын тәэмин итүдә җәмәгатьчелек советларының һәм ветераннар советларының ярдәме зур. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading