16+

ЭКО өчен акча кирәк

Татарстанда былтыр ЭКО ярдәмендә 856 бала туган. Бу ысулның нәтиҗәлелеге 35 процентны тәшкил итә.

Татарстанда былтыр ЭКО ярдәмендә 856 бала туган. Бу ысулның нәтиҗәлелеге 35 процентны тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков  еллык коллегиядә быел ЭКО уздыру өчен өстәмә 50 миллион сумга якын акча кирәклеген әйтте. 

"Бу 350 балага туарга ярдәм итәр иде",- диде ул.  Бу мәсьәдә булышуны сорап Премьер министрга да мөрәҗәгать итте. 

Былтыргы нәтиҗәләр буенча Татарстанда барлыгы 42 861 бала туган. 

Министр сүзләренчә, балалар иң күп туган  районнар - Казан,Чаллы шәһәре, Арча, Балтач, Биектау, Әлмәт, Саба, Питрәч районнары, ә менә Чүпрәле, Чирмешән, Тукай, Апас, Минзәлә, Әгерҗедә туучылар саны аз теркәлгән. Быел туучылар саны чагыштырмача аз булса да ,Татарстан Идел буе округында туу күрсәткечләре буенча беренче урында тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading