16+

ЭКО ясаган хатын-кызның күпмесе әни булуга ирешә?

Ай саен Татарстанда 165кә якын балага уза алмаган хатын-кыз ЭКОга чиратка баса.

Ай саен Татарстанда 165кә якын балага уза алмаган хатын-кыз ЭКОга чиратка баса.

Сөенечкә, бүген алар әни булу мөмкинлеген элеккечә еллар буе көтми.  Хәзер алар ЭКОга чиратта нибары берничә ай гына тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп узганча, быел дәүләт гарантияләре программасында бу процедурага тагын да күбрәк игътибар бирелгән, чөнки ил күләмендә моның дөрес юнәлеш булуын аңлыйлар.

-    Без бу юнәлештә бик нык эшләдек. ЭКО үткәрүгә финанслау күләмен соңгы 5 елда шактыйга арттыра алдык. Бу процедураны үткәргән клиникалар яхшы гына нәтиҗәлелек күрсәтә, - ди Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада ЭКО процедурасының нәтиҗәлелеге 38 процент тәшкил итә. 

-    Бу безне тулысынча канәгатьләндерә торган күрсәткеч. Ул Россиякүләм һәм илкүләм күрсәткечләр дәрәҗәсендә. Әгәр дә клиника 65 процент нәтиҗәлелек вәгъдә итә икән, моңа шик белән карарга һәм башка клиниканы сайларга кирәктер, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading