16+

“Ел хатын-кызы” конкурсы ниләр вәгъдә итә?

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсы турында журналистларга “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсы турында журналистларга “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.

Мәгълүм булганча, конкурс өч этапта үткәрелә. Ахыргы нәтиҗәләр 7 мартта билгеле булачак. Быел конкурска 600 гариза кабул ителгән. Аларның 272 се зональ турга узган. Анда җиңү яулаган 138 кеше финалда катнашачак.

Заманында әлеге конкурс “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла иде. Соңрак республиканың Профсоюзлар федерациясе, кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле һәм Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кушылды. Ә быел әлеге эшне Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да җитәкли. Концерт программасы өчен Мәдәният министрлыгы җаваплы, – дип конкурсның дәрәҗәсен билгеләп узды Зилә Вәлиева.

Аның әйтүенчә, җиңүчеләрне сайлап алу бер дә җиңел түгел. Алар арасында бик лаеклы хатын-кызлар булуын әйтте Зилә Вәлиева. Аерым бер номинацияләрдә гуманитар тармакта хезмәт куючы, фәнгә хезмәт итүче, җитештерү тармагында эшләүче, бизнес өлкәсендә уңышларга ирешкән хатын-кызларны билгеләп узачаклар. Иң күп җиңүчеләр исә җитештерү тармагында эшләүче хатын-кызларга бәйле номинациядә (“Профессиям – минем тормышым”) булуын да ассызыклады рәис. Анда сыер савучыдан башлап җитештерү предприятиеләрендә эшләүче хатын-кызлар тәкъдим ителгән.  

“Лидер хатын-кыз” номинациясендә җитәкче урыннарда эшли торган хатын-кызлар гына җиңү яулый дигән сүз түгел. Анда тормышның теләсә кайсы тармагында хезмәт итүче ханымнар билгеләнергә мөмкин, – диде Зилә Вәлиева.
Җиңүчеләр истәлекле, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading