16+

Ел саен Татарстанда 1,5 мең кеше ВИЧ/СПИД авыруын йоктыра

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Казан марафоны кысаларында оештырылган ВИЧ, СПИД авыруларына багышланган сөйләшүдә катнашты.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Казан марафоны кысаларында оештырылган ВИЧ, СПИД авыруларына багышланган сөйләшүдә катнашты.

- Елдан-ел ВИЧ, СПИД проблемасы актуальләшә, ил буенча авыручылар саны арта бара. Россиянең башка төбәкләре белән чыгыштырганда Татарстанда әлегә тотрыклы хәл. Ел саен республикада 1,5 мең авыручы ачыклана. Учетта 13 мең кеше тора. Шулай бу елның дүрт аенда гына да 386 авыру очрагы теркәлгән, - ди Адель Вафин.

Авыручыларның 64 проценты ВИЧ/СПИДны җенси юл белән йоктырган. Араларында ирләр күбрәк. Ләкин бүген авыру хатын-кызлар арасында да киң таралган икән.

Бүген теләгән һәр кеше Казанның Үзәк стадионы манежында ВИЧ/СПИДка тест үтә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading