16+

Ел студентлары башкалага җыелды

Казан – студентлар шәһәре. Бу көннәрдә аларның саны тагы да артты. Башкалага һөнәри белем бирү оешмаларында укучы студентлар җыелды. «Ел студенты» илкүләм бәйгесенең финалы кичә Казанда узды.

Казан – студентлар шәһәре. Бу көннәрдә аларның саны тагы да артты. Башкалага һөнәри белем бирү оешмаларында укучы студентлар җыелды. «Ел студенты» илкүләм бәйгесенең финалы кичә Казанда узды.

«Ел студенты»ның финалына кадәр юл шактый озын һәм катлаулы: 63 төбәктә узган турларда 6 меңгә якын студент катнашты. Кичә сайлап алу вакытында башкалада үтә торган чарада иң яхшы 400 студент катнашты. Һөнәри өлкәдә белем алучылар Россиянең 48 төбәгеннән килгән. Бәйгедә катнашкан 14 студент – Татарстаннан. Алар арасында «Ел старостасы», «Иҗади шәхес», «Ел спортчысы», «Елның һөнәр остасы», «Ел лидеры», «Елның иҗтимагый эшчәнлек алып баручысы», «Студент советының рәисе» арасында җиңүчеләр ачыкланды. Коллективлар арасында «Елның иң яхшы студент клубы», «Елның ирекле студент оешмалары» арасында беренчеләр билгеләнде.

Оештыручылар белдерүенчә, «Ел студенты» бәйгесендә катнашканнар үзләре үк бүген яшьләр эшчәнлеге белән бәйле өлкәләрдә җиң сызганып эш алып бара. Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, студент бәйгеләренең, гомумән, яшьләр сәясәтенең республикада дистә еллар алып барган эш тәҗрибәсе бар. Оештыручылар, һөнәри белем бирү уку йортлары арасында да шундый илкүләм бәйгеләр үткәрүне бик кирәкле эш дип билгеләп үтте. 22-25 ноябрьдә алар төрле турларда үз көчләрен сынадылар.

Студентларның исемнәре бәйгеләрдән бәйгеләргә үсә бара. Һөнәри осталыкта да сынатмаслар, шәт. Күптән түгел Ростов Дон шәһәрендә Казанда туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәү студенты булган Зәринә Бикмуллинага «Ел студенты – 2019» Россия илкүләм премиясе тапшырылган иде. Анда яхшы студент һәм студентлар берләшмәсе исемен алу өчен индивидуаль номинацияләрдә 270 катнашучы һәм Россия югары уку йортларының 95 студентлар берләшмәсе көрәшкән иде. Бәйгедә Россиянең 55 субъектыннан 600гә якын студент катнашуы билгеле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading