16+

Яшь ярымлык сабыйлар балалар бакчасыннан качкан

Яр Чаллыда булган бу хәл.

Яр Чаллыда булган бу хәл.

Яр Чаллы прокуратурасы балалар бакчасыннан ике нарасыйның үз белдеге белән чыгып китүе факты буенча тикшерү үткәргән, дип яза "Челнинские известия" басмасы.
Быелның 22 сентябрендә иртән иртүк урамга чыгар алдыннан тәрбиячеләр балаларны караучысыз калдырганнар. Шул уңайны гына карап торган яшь ярымлык малай һәм кызчык җиңелчә генә киемнән урамга чыгып китәләр.

Узып баручылар сабыйларны балалар бакчасы ишегалдында торучы автомобильләр янында табалар һәм мәгариф оешмасы бинасына кертеп бирәләр. Бәхеткә, нарасыйлар зыян күрмәгән һәм балалар бакчасына йөрүләрен дәвам итәләр. Аларның әти-әниләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә дәгъва белдермәгән.

Балалар бакчасы мөдире адресына закон бозуларга китергән сәбәпләрне бетерү, шулай ук гаепле хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелгән.
Нәтиҗәдә, ике тәрбияче дисциплинар тәртиптә җәза алган.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading