16+

Еланнар котырган

Казанда 39 яшьлек бер хатынны елан чаккан. Гомумән, август аенда алты татарсанлы елан чагып хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән.

Казанда 39 яшьлек бер хатынны елан чаккан. Гомумән, август аенда алты татарсанлы елан чагып хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән.

Зыян күргән хатын-кызга килгәндә, ул "Элекон" заводы тирәсендә чирәмлектә ял итеп йөри булган. Чирәмлектә качып торган елан хатынга ташланган. Елан агуы хатын- кызда көчле аллергия тудырган. Шул рәвешле аңа ун көнләп хастаханәдә ятып чыгарга туры килгән.

Татарстанда иң куркыныч елан булып кара елан санала. Аның тешләве нык авырттыра, дөрес кара елан чагып үлүчеләр сирәк. Белгечләр исә еланга тимәсәң, ул сиңа ташланмый дип белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading