16+

Элек бергә торган хатынын һәм аның атасын үтергән. Уллары күз алдында...

Җинаять эшен тикшерү бара.

Җинаять эшен тикшерү бара.

Новороссийск шәһәрендә яшәүче ир-ат элек бергә торган хатынын һәм аның атасын үтергән. 15 яшьлек үсмер анасын һәм бабасын үтергәнне күреп торган. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Җинаять 26 октябрьдә була. Үсмер малай полициягә шалтырата. Ул туганнарын анасының элеккеге ире кыйнавын әйтә. Полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килеп җиткәнче, җинаятьче качарга өлгерә. Табиблар 36 яшьлек хатынның да, аның атасының да үлүен раслый, диелә хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче биредә яшәүче 25 яшьлек ир-ат булып чыккан. Фаҗига Новороссийск шәһәренең Натухаевский станицасында булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 27 октябрьгә каршы төндә җинаятьтә шикләнелүче ир-ат элек бергә яшәгән хатынының өе янына килә. Ул үзе сөйләгәнчә, танышын өйдән чыгару өчен, йорттагы утны сүндерә. Бераздан өй янына хатынның 60 яшьлек атасы килә. Ир-атлар талаша башлый. шуннан соң 25 яшьлек ир-ат 60 яшьлек ир-атка агач ботаклары кисә торган җайланма белән берничә тапкыр суга, башына да бәрә һәм үтерә.

Бу хәлне күреп торган хатын ишегалдына йөгереп чыга. Ул яшь ир-атны куып җибәрергә маташа. Ләкин ир-ат хатынга да шул ук җайланма белән күп тапкыр суга, башына һәм муенына бәрә. Хатын да үлә. 25 яшьлек ир-ат җинаять урыныннан качып китә.

Мәрхүмә хатынның улы әлеге хәлне күреп тора. Ул урамга чыгып кача һәм узып баручы ир-атка мөрәҗәгать итә. Аннары полиция чакыралар. Җинаятьчене тиз арада эзләп табалар һәм тоткарлыйлар. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading