16+

Элек очрашкан кызының интим фотоларын интернетка куйган иргә карата җинаять эше кузгатылган

Гыйнвар аенда исерек хәлдәге 41 яшьлек ир үзенең 33 яшьлек йөргән кызының кесә телефонын тартып алган. Телефонда кызның дусты белән сәламәтлегенә кагылышлы хаты да сакланган була. 

Гыйнвар аенда исерек хәлдәге 41 яшьлек ир үзенең 33 яшьлек йөргән кызының кесә телефонын тартып алган. Телефонда кызның дусты белән сәламәтлегенә кагылышлы хаты да сакланган була. 

Шул ир әлеге хатны скрин ясый һәм интернетка куя. Моның белән генә туктап калырга җыенмый, социаль челтәрдә ялган сәхифә ачып, бирегә кызның ялангач фотосурәтләрен урнаштыра. 
Элек берничә тапкыр хөкем ителгән иргә карата талау, хат алышу серен бозу һәм шәхси тормыш турындагы мәгълүматларны законсыз тарату маддәләре буенча берьюлы өч җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading