16+

Элеккеге министр коронавирус белән авырганнан соң вафат булган

Үпкәләрендә хроник авыруы булу хәлне тагын да катлауландырган.

Үпкәләрендә хроник авыруы булу хәлне тагын да катлауландырган.

7 июньдә Башкортстанның табигатьне куллану һәм экология министры булып эшләгән Азат Котлыәхмәтов вафат булган. Аңа 63 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Ул коронавирус инфекциясе йоктырган һәм авыру аркасында килеп чыккан өзлегүләрдән соң вафат булган.

Табигатьне куллану һәм экология министрлыгы белешмәсе буенча, Азат Котлыәхмәтов озак авырган. Ул ковидтан соң өзлеккән, аның үпкәләрендә хроник авыруы булу хәлне тагын да катлауландырган. Мәрхүмне бүген Уфа районының Жуково авылы зиратына җирлиләр.

Азат Нуриәхмәтович Котлыәхмәтов 1956 елның 10 октябрендә Учалы районының Мансур авылында туган. 2010 елда Башкортстанның табигатьне куллану һәм экология министры итеп билгеләнгән. 2012 елдан Акмулла исемендәге Башкорстан дәүләт педагогия университетында доцент булып эшләгән, дип яза Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading