16+

Элеккеге түрә азгынлыкта гаепләнә

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының элеккеге урынбасары азгынлыкта шикләнеп сак астына алынган.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының элеккеге урынбасары азгынлыкта шикләнеп сак астына алынган.

Владимир Соловьев 15 февральгә кадәр өендә, сак астында булачак.

Казанның Яңа Савин район суды ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының элеккеге урынбасары Владимир Соловьевны кулга алды, дип хәбәр иттеләр суд матбугат хезмәтендә.

Аны ике маддә буенча: вазыйфаи вәкаләтләрдән шәхси максатларда файдалануда һәм 16 яшькә җитмәгән затка карата азгын гамәлләр кылуда гаеплиләр.

Агентлыкка билгеле булганча, Соловьев Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында эшләгән вакытта ук тикшерү органнары аның эшчәнлегенә карата җитешсезлекләр тапкан.
Тентү вакытында Соловьевның телефоны алынган. Биредә ирнең 15 яшьлек кыз белән хат алышуы табылган.

Тикшерү Соловьевны өй арестына җибәрүне сораган. Суд үтенечне канәгатьләндергән һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының элеккеге урынбасары ике айга, 15 февральгә кадәр өенә, сак астына җибәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading