16+

Элеккеге тулай торакларның бәхетле көннәре җитте

Казанда капиталь ремонт программасының быелгы исемлегенә күп фатирлы 296 йорт һәм 49 социаль учреждение бинасы кертелгән.

Казанда капиталь ремонт программасының быелгы исемлегенә күп фатирлы 296 йорт һәм 49 социаль учреждение бинасы кертелгән.

Торак йортларны төзекләндерүгә 1,92 миллиард сум билгеләнгән, шуның 61,6 проценты фатир хуҗалары акчасы.
– Күп фатирлы 175 йорт комплекслы төзекләндерелә, ягъни, түбә, инженерлык челтәрләре тулысынча алмаштырыла. Кайбер йортларда, физик яктан тузганлыгын исәпкә алып, йә түбәсе, йә канализациясе, йә җылылык челтәре яңартыла. Кырык торак йортка 118 яңа лифт урнаштырыла, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин мэриядә узган киңәшмәдә.
Капиталь ремонт программасында элеккеге тулай тораклар “үги бала” сыйфатындарак иде. Казан берничә ел инде аларны да үз куенына алды. Быел янә 11 тулай торакка комплекслы ремонт үткәрелә.
Шулай ук 19 балалар бакчасы, сигез үсмерләр клубы, тугыз медицина учреждениесе яңартыла. Алты ел эчендә 134 мәктәп капиталь ремонтланды, быел исемлек тагын бер мәктәпкә тулылана. Барлык социаль биналар да “Мөмкинлекле мохит” программасы таләпләре буенча җиһазландырыла.
Мәктәпләр турында сүз чыккач, мэр Илсур Метшин мәгариф тармагындагы төзелешләргә һәм төзекләндерүләргә җаваплы карарга чакырды.
– Узган ел Казанда беренче сыйныфка 15 мең бала укырга керсә, быел 1 сентябрьгә аларның саны – 19 мең, – диде мэр Илсур Метшин.
Мэрия сайтында капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортлар һәм социаль биналар исемлеге белән танышырга була.
Мэриядә узган киңәшмәдә “Казэнерго” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Абдулхаков узган ел котельныйларны һәм инженерлык челтәрләрен төзекләндерү буенча 320 миллион сумлык эшләр башкарылганлыгы турында сөйләде.
– Ведомство кательныеннан үзебезнең карамакка алганнан соң Порт урамындагы 2нче һәм 21нче торак йортлар җылылык белән өзеклекләргә юл куелмыйча тәэмин ителә башлады, – диде “Казэнерго” башлыгы.
Мэр Илсур Метшин “Казэнерго” коллективының хезмәттәге, спорттагы һәм үзешчән сәнгатьтәге активлыгын, предприятие ветераннарына хөрмәт күрсәтүләрен мактады.
– “Салават күпере” торак комплексын яктырту буенча чаралар күрелә. Бистәләрдә эшлисе эшләр күп әле, – диде мэр Илсур Метшин. – Горки-Әмәт урман паркында зур эшләр башкарылды. Элек паркларга төнлә керү кешенең уенда да юк иде. Хәзер парклар төннәрен дә халык белән тулы.
“Казэнерго” акционерлык җәмгыяте энергия чыганакларына технологик ялгану өчен түләү бәясен ике мәртәбәгә киметкән. Мэр Илсур Метшин башка предприятиеләрне дә шушы үрнәккә кушылырга чакырды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading