16+

Электричка 16 яшьлек егетне бәрдереп үтерә...

Соңрак билгеле булганча, 16 яшьлек егет иптәшенең туган көненнән ашыга-ашыга кайта торган була.

Соңрак билгеле булганча, 16 яшьлек егет иптәшенең туган көненнән ашыга-ашыга кайта торган була.

Казанда 16 яшьлек егетне электричка бәрдереп үтергән. Алган җәрәхәтләреннән ул һәлакәт булган урында ук җан тәслим кыла.

Тикшерүчеләр белдергәнчә, электричка "Дәрвишләр бистәсе - Компрессорлар заводы" тукталышлары арасында барганда, йөртүче тимер юлда бер кешене күреп ала, тавышкөчәйткечне кулланып сигнал биреп, тормозга да басып карый, ләкин бу гына фаҗигадән котылырга ярдәм итми.

Соңрак билгеле булганча, 16 яшьлек егет иптәшенең туган көненнән ашыга-ашыга кайта торган була.

Тикшерү эшләре дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading