16+

Электрон паспортлар гамәлгә керә

Россиядә электрон паспортлар 2024 елда гамәлгә керергә тиеш. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән илкүләм проектлар буенча материалларда билгеләп үтелә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Россиядә электрон паспортлар 2024 елда гамәлгә керергә тиеш. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән илкүләм проектлар буенча материалларда билгеләп үтелә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Шулай ук әлеге документта Россиядә социаль әһәмияткә ия дәүләт хезмәтләре массакүләм цифрлы рәвештә 2021 елдан күрсәтелә башлаячагы искәртелә.
2023 елда Россиядә «Цифрлы профиль» платформасы булдырылачак. Бу платформа дәүләт, халык, шулай ук коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасында үзара мәгълүмат алмашуга юнәлдерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading