16+

Электрон сәүдә мәйданчыгыннан күзеңне дә алма

Татарстанда республика җитештерүчеләре продукциясен күрсәтә торган электрон система эшли башлады.

Электрон сәүдә мәйданчыгыннан күзеңне дә алма

Татарстанда республика җитештерүчеләре продукциясен күрсәтә торган электрон система эшли башлады.

Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың икътисад министры Фәрид Абдулганиев әйткәнчә, әлеге система Татарстан Президентының 2019 елның 5 мартында «Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең продукциясен базарларга чыгару системасын төзү турында»гы Указы нигезендә оештырылган.

– Май аеннан эшләү дәверендә система, кече һәм урта предприятиеләргә ярдәме белән, үзенең нәтиҗәлелеген дәлилләде. Киңкырлы мәгълүмат бирелә. Җитештерүче шул мәгълүматка таянып үзенең продукциясен тәкъдим итә. Система эшкуарлар кооперациясен үстерүгә, яңа эш урыннары булдыруга, көндәшлеккә бирешмәскә, вакытны экономияләргә булыша, – диде министр Фәрид Абдулганиев.

Республикада хәзергә кайбер товарлар белән тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүләрне Россиянең башка төбәкләре башкара. Бу эшләрне үзебезнең җитештерүчеләргә йөкләү турында уйланыла. Икътисад министрлыгы шул максаттан, муниципаль районнарның инвестицияләр кертү җирлеген өйрәнә.
Бөтенроссия электрон сәүдә системасында (ZakazRF.ru) Татарстан сәүдә мәйданчыгы белән даими танышып тору зарур.

Татарстан Республикасының дәүләт заказлары, инвестиция эшчәнлеге, төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер таныштырганча, системадан 23 муниципаль районнан 56 предприятие файдаланырга өлгергән инде. Алабуга, Минзәлә, Лаеш, Баулы, Әгерҗе һәм Чирмешән районнары аеруча активлар.

– Каталогка 757 төрдә товар һәм хезмәт күрсәтү куелган. Үзмәшгульләр дә системадан файдалана ала. Алар өчен 128 төрдә товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү каралаган. Кайбер эшләрне лицензиясез дә башкарып була. Система һәркем өчен ачык: эре предприятиеләргә дә, кече бизнеска да, – диде Яков Геллер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading