16+

Электрон тәмәкене тыячаклар

Электрон сигаретларны, кальянны тәмәке эшләнмәләренә тиңләргә телиләр.

Электрон сигаретларны, кальянны тәмәке эшләнмәләренә тиңләргә телиләр.

Әлеге закон проекты тәкъдим ителгәннән соң, шактый гына фикерләр яңгырады. Ахыр чиктә Россия хөкүмәте комиссиясе бу тәкъдимне хуплаган. Комиссия Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына Роспотребнадзор, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә законнар җыелмасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән. Депутат Марат Барив әйтүенчә, комиссия карарын ул елдан артык көткән. Закон проекты инде күптән тәкъдим ителгән булса да, бу сорау гел ачык кала иде.

Закон кабул ителгән очракта, тәмәкегә бәйле чикләүләр электрон сигаретларга да кагылачак. Электрон сигаретларны тарту урыны, яшькә бәйле рәвештә сату кагыйдәләре буенча тыюлар кертеләчәк. Галимнәр исбатлаганча, электрон сигаретларның зыянын гади тәмәкенекенә караганда ким дип әйтеп булмый. Бер электрон сигарет тарткан кеше тулы бер кап гади тәмәке тарткандагы төтенне сулый икән. Яңа закон кабул ителсә, яшьләр электрон сигаретларны кая очраса шунда тартып йөри алмаячак. Алайса хәзер төтен пошкытып йөрүчеләр хәтта мәктәп ишегалларында да очрыйлар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading