16+

Елга портында елга буена чыгармыйлар (+фото)

Идел ярының елга порты урнашкан урыны - Казандагы иң матур урыннарның берседер, мөгаен. Шул тирәдә яшәгән чакта еш кына елга портына килә идек без. Биредә һава да башкача тоела иде. Су, ара- тирә теплоходлар килеп туктый. Музыка тавышы ишетелә. Балалар уйный. Порттан кеше өзелми. Күпме еллар узганнан соң, кабат һава...

Идел ярының елга порты урнашкан урыны - Казандагы иң матур урыннарның берседер, мөгаен. Шул тирәдә яшәгән чакта еш кына елга портына килә идек без. Биредә һава да башкача тоела иде. Су, ара- тирә теплоходлар килеп туктый. Музыка тавышы ишетелә. Балалар уйный. Порттан кеше өзелми. Күпме еллар узганнан соң, кабат һава...

Идел ярының елга порты урнашкан урыны - Казандагы иң матур урыннарның берседер, мөгаен. Шул тирәдә яшәгән чакта еш кына елга портына килә идек без. Биредә һава да башкача тоела иде. Су, ара- тирә теплоходлар килеп туктый. Музыка тавышы ишетелә. Балалар уйный. Порттан кеше өзелми. Күпме еллар узганнан соң, кабат һава суларга дип елга портына юл тоттык. Әмма бу юлы, элеккеге порт каршы алмады безне. Бөтен җир тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Баксаң, елга порты иминлек мәнфәгатьләрендә берничә рәт тимер койма белән уратып алынган икән, кешеләрне махсус уздыру пунктлары да корылган. Тик бу бер генә дә матур түгел. Кешеләр лабиринтта йөргән кебек коймалар буйлап урап йөриләр дә керү, чыгу ишеген тапмыйлар.

- Яшьлегем шушы портта узды, монда һәрчак уңайлы, матур иде, тантаналы төстә музыкалар уйнатып параходларны озата идек, хәзер Елга портын "буып" куйганнар, бер ун минут йөрим инде елга ярына чыгарга азапланып, керү урынын гына тапмыйм, - ди бер хатын. Баксаң, елга ягына бөтенләй чыгармыйлар икән бит. Сакчылар әйтүенчә, бары билетлары булган кешеләр генә рейсына утыру өчен чыга ала. Сакчыларның берсе бу чемпионат вакытында гына шулай дип аңлатса, икенчесе һәрвакытта да шулай булачак диде.

Каршыдагы ничә еллардан бирле сафка баса алмаган Елга портының үзәк вокзалы булырга тиешле зәңгәр бина да моңаеп утыра. Аның югарыга менә торган баскычларына бер бала баскан иде дә, полиция хезмәткәрләре ярамый, бу бина ишерелергә мөмкин, бик иске инде ул, дип кисәтте.

Әлеге су юлы буенча республикабыз чит төбәкләрдән йөзләгән мең туристны кабул итә алыр иде. Елга портын ял итү өчен иң матур, уңайлы урынга әйләндерергә мөмкин дә бит... Хәзергә биредә күңелсез мохит. Сувенирлар сату урыннары да бик аз.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading