16+

Елгада су күтәрелеп, 12 бала бәлагә очраган

Башкортстанда коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елагсында су күтәрелеп, 12 баладан торган туристлар төркеме бәлагә тарыган.

Башкортстанда коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елагсында су күтәрелеп, 12 баладан торган туристлар төркеме бәлагә тарыган.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгына сылтама «Татаринформ»  хәбәр итә.

Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Авария-коткару хезмәтендә белдерүләренчә, Уфадагы спорт клубыннан бер төркем бала теркәлмәгән килеш походка киткән. Алар 6 июльдә Белорет районындагы Атыш шарлавыгына барган.

Балалар белән бергә ике олы кеше дә булган. Шарлавыкта булганнан соң, туристлар 9 июльдә кайтырга чыккан. Әмма коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Инзер елгасында суның биеклеге күтәрелеп, туристларга юлны ябып куйган.

Биредә телефон эшләмәгәнлектән, алар үзләренең «тозак»ка эләгүе хакында хәбәр итә алмаган. Зур кыенлык белән елганың аргы ягына чыккан башка туристлар коткаручыларга балаларның бәлагә юлыгуын җиткергән.

Урынга килгән коткаручылар балаларны катамаранда икенче ярга чыгарган. Алар барысы да сау-сәламәт.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading