16+

Елгадан водолазлар эзләгән ир исән булып чыккан

Чистайда үз әйберләрен Кама ярында калдырган ир-ат исән килеш табылган.

Чистайда үз әйберләрен Кама ярында калдырган ир-ат исән килеш табылган.

8 июнь көнне Чистай пляжында узып баручылар ир-ат киемнәрен табып алган. Шунда ук батып үлгәндер дигән фикер килә боларга. Урынга ашыгыч хезмәтләрне чакыралар. Водолазлар һәм полицейскийлар елгада "баткан" ирне эзли башлый. Коткаручылар ярдан 100 метр радиуста елга төбен тикшергән.
Полиция хезмәткәрләре югалган кешенең шәхесен ачыклаган. Югалыр алдыннан берничә көн кала, ир-ат бер тәүлеккә кулга алынган. Нәкъ менә административ кулга алу турында белешмәдә "үлгән кеше" дип уйланылган ирнең исеме-фамилиясе күрсәтелгән.

- Ир-ат үз әйберләрен Кама ярында ташлап калдырган. 9 июнь кичендә аның кайдалыгын билгели алганнар. Ул исән һәм сәламәт, - дип сөйләгән журналистларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров. Ә кеше батуы турында хәбәр иткән кешеләргә битараф калмаулары һәм кайгыртучанлыклары аркасында рәхмәт кенә әйтәсе килә.

Фото: http://chistopol-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading