16+

Елгага төшеп киткән 72 яшьлек әби исән калганмы?

Әлмәт шәһәрендә 72 яшьлек әби Зәй елгасына төшеп киткән.

Әлмәт шәһәрендә 72 яшьлек әби Зәй елгасына төшеп киткән.

Коткаручыларга хәбәр 12 август көнне 11:20 сәгатьтә килеп ирешә. 72 яшьлек әби үз саксызлыгы аркасында яр буеннан Зәй елгасына егылып төшкән. Янында булган кызы аңа ярдәм күрсәтергә тели, әмма ул әнисен судан чыгара алмаган. 

Әлмәт коткаручылары һәм оператив төркем әлеге бу урынга 6 минуттан килеп җитә. Яр буен тикшергәннән соң, суга төшкән әби ярдан 10 метр ераклыкта табыла. Ул су агымы белән 300 метр аска төшкән була.

Көймә белән килгән коткаручылар әбине судан аңсыз хәлдә чыгара. “Ашыгыч ярдәм” күрсәткәннән соң, әбине шок хәлендә хастаханәгә илтәләр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading