16+

Елгага төшеп киткән машинада ике ир-егет мәете табылган

Мәрхүмнәрнең шәхесләре әле төгәл ачыкланмаган.

Елгага төшеп киткән машинада ике ир-егет мәете табылган

Мәрхүмнәрнең шәхесләре әле төгәл ачыкланмаган.

Башкортстанның Туймазы районындагы елгада “Лада Приора” машинасы табылган. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, автомобиль әйләнеп капланган халәттә булган.

Транспортны судан чыгаргач, аның салонында ике ир-егетнең мәете табыла. Машина йөртүче урынында, фаразлар буенча, шул җирлектә яшәүче 32 яшьлек ир-ат булырга мөмкин, дип яза “Башинформ”.

Хәзер фаҗига урынында тикшерүчеләр төркеме эшли. Вакыйганың  сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә. 

Фото: "Башинформ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading